6 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Рәшит Кәлимуллинны бүләкләде, авылларда язгы кыр эшләре дәвам итә, синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә.
Рөстәм Миңнеханов композитор Рәшит Кәлимуллинга дәүләт бүләге тапшырды/Президент композиторны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк" акциясендә ирексезләп катнаштыруга каршы булуын белдерде/Кешеләрнең акциягә үз теләкләре белән кушылачагына ышанам, сугыш һәр гаиләгә кагылды, якыннарын алды, дип белдерде Президент.Татарстан Президенты Тәтеш районында язгы кыр эшләренең барышыннан канәгать калды/Рөстәм Миңнеханов бүген Югары Ослан, Апас һәм Тәтеш районы кырларында булды.Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Җиңүгә үз өлешен кертте/Казанның Горький паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә митинг узды.Бельгия татарлары Сабан туе уздырды/Ватандашлар бәйрәмендә Татарстан артистлары да чыгыш ясады.Кабер ташының нинди зурлыкта булырга тиешлеген Мәрҗани язып калдырган – Ильяс Җиһаншин/Аерылып торсын дигән максат белән бизәлгән бик зур ташлар кую килешеп бетми.Казанда Җиңү парады репетициясе узды/Репетиция вакытында Меңьеллык мәйданда хәрәкәт туктатылып торды.Читләргә кино төшертеп тә оятка калдык, Казанны үз язучыбыз язарга тиеш – Рабит Батулла/Сүз төрле ил һәм шәһәр язучыларына төп герое Казан булган әсәрләр яздыру турында бара.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә/Республикада җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.Динияр Билалетдинов: Бу җәйдә "Рубин"нан тәгаен китәчәкмен/Казан командасы тренерлар штабы 32 яшьлек татар футболчысын бу сезонда бер тапкыр да уенга чыгармады.