Татарстанда янә яшенле яңгыр фаразлана

7 майда республика буенча кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә - яшенле

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә 7 майда республика буенча яшенле яңгыр булуы көтелә, ул вакытта төньяк-көнчыгыштан 15 м/с тизлектә җил.

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һав була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә - яшенле. Синоптиклар фаразлавынча, төньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 7-12 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез 23 градуска кадәр җылытачак. Төнлә Казанда 11 градус җылы булуы көтелә, көндез 22 градус нульдән югары булачак.