Татарстан китап нәшрияты Тәһранда китап ярминкәсендә катнаша

Нәшрият генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин анда чыгыш ясаган

 (Казан, 6 май, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта 14 майга кадәр XXIX Тәһран халыкара китап ярминкәсе эшли, анда Россия махсус кунак сыйфатында катнаша. 4 майда эшли башлаганнан бирле, ярминкәгә килүчеләр “Россия китаплары” илкүләм стендындагы классик, фәнни, уку һәм балалар китаплары, белешмәлекләр һәм фәнни-популяр басмаларны, хәзерге заман тезмә һәм чәчмә әсәрләрне, фотоальбомнар, сәнгать буенча китаплар һәм альбомнарны бәяли ала.

Әлеге ярминкәдә Татарстан китап нәшрияты да катнаша. Аерым алганда, нәшрият эшчәнлеген аның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин презентацияләп чыгыш ясады. Ул милли китап басу эшендә кулланыла торган инновацион технологияләр, төп юнәлешләр һәм үсеш перспективалары турында бәян итте.

Тәһран китап ярминкәсен уздыруның күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе бар, анда 1,6 меңләп нәшрият 220 мең тирәсе исемдә китап тәкъдим итә. Быел ярминкәдә Азәрбайҗан, Әфганстан, Бельгия, Венесуэла, Германия, Һиндстан, Испания, Казакъстан, Канада, Кытай, Кувәйт, Мексика, Оман, Польша, Россия, АКШ, Төркмәнстан, Төркия, Көньяк Корея, Япония һ.б.лар – барлыгы 3 дистәгә якын ил вәкиле катнаша.