Татарстан авиакомпаниясе Белгород – Симферополь, Казан – Уфа һәм Уфа – Симферополь рейсларын ача

Якын киләчәктә авиакомпания Казан – Белгород һәм Казан – Сургут юнәлешләрендә дә рейслар ачарга планлаштыра

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). 6 июньнән «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Белгород – Симферополь – Белгород маршрутын ача. Рейслар дүшәмбе башкарылачак. Билет бәясе 7090 сум тәшкил итә, юлда булу вакыты - 2 сәгать.
Казан – Уфа – Казан маршруты буенча авиарейслар 7 июньнән сишәмбе гамәлгә кертеләчәк. Казаннан һава судносы 10.25 сәгатьтә кузгалачак һәм 13.30 сәгатьтә Уфада булачак. Ә Уфадан рейс 19.35 сәгатькә билгеләнгән, һава судносы Казанга 18.40 сәгатьтә төшәчәк. Юлда булу вакыты 1 сәгать тәшкил итә. Билет бәясе - 2590 сум.
7 июньдә шулай ук Уфа – Симферополь – Уфа маршруты буенча авиарейс ачыла, бу юнәлештә пассажирларга сишәмбе һәм шимбә хезмәт күрсәтеләчәк. Билет бәясе 6090 сумнан башлана, юлда булу вакыты 3 сәгать тәшкил итә.
Якын киләчәктә авиакомпания Казан – Белгород һәм Казан – Сургут юнәлешләрендә дә рейслар ачарга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.