Фәрит Мөхәммәтшин "Үлемсез полк" акциясендә оныгы белән бергә катнашачак

Республика парламенты җитәкчесенең әтисе 1939 елда армиягә чакырылган, аннары шуннан фронтка эләккән...

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). 9 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Үлемсез полк" акциясендә оныгы Данияр белән бергә катнашачак. Акция Казанда 15.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Колонна «Казан» милли мәдәният үзәгеннән Пушкин ур., Ирек мәйданы, Лобачевский, Кремль, Чернышевский урамнары аша 1 Май мәйданына кадәр дәвам итәчәк.

Республика парламенты җитәкчесенең әтисе Хәйрулла Мөхәммәтшин 1918 елның 9 сентябрендә ТАССРның Сарман районы иске Кәшир авылында туган. 1939 елда армиягә чакырылган, 1941 елда шуннан фронтка эләккән.1945 елның июлендә өлкән сержант булып кайткан.