«Южный» автовокзалында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр

Аларга автобус рейсына бушлай билет бирелә, кайнар аш тәкъдим ителә

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 6-10 майда Казанның «Южный» автовокзалында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр. Аларга автобус рейсына бушлай билет бирелә, кайнар аш тәкъдим ителә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә автовокзалда белдерделәр.
Бүген автовокзалда беренче пассажир-ветераннар булды, алар бәйрәмнәрдә Татарстан районнарында яшәүче туганнарына барырга булган. Өлкәннәрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, кайнар иртәнге аш белән сыйладылар һәм бушлай билет бирделәр.