Казанның Яңа Савин районы Җиңү паркында бәйрәм чаралары үтәчәк

Җиңү паркына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм районда яшәүчеләр киләчәк
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанның Яңа Савин районында Җиңү паркында бәйрәм чаралары үтәчәк. Җиңү паркына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм районда яшәүчеләр киләчәк.
9.20 сәгатьтә мемориалга чәчәкләр кую ниятләнә. 10.00 сәгатьтә радиогазета чыгарылышын тыңларга мөмкин. Сүз солдатлар, Советлар Союзы Геройлары батырлыклары һәм тыл хезмәтчәннәре хакында булачак.
12.00 сәгатьтә Җиңү паркында бәйрәм концерты куелачак, ретроавтомобильләр күргәзмәсе эшләячәк, конкурслар оештырылачак. Моннан тыш, шәһәрлеләр хәрби елларда кулланылган техниканы, аерым алганда, легендар “Катюша”ны күрә алачак.