Казанның Авиатөзелеш районына экологик рейд үткәрелде

Районда рөхсәт ителмәгән урыннарда 3 чүплек бар, 2 ел элек давыл сындырган агачлар да күпләп шул сынган килеш яшел зонадагы исән агачлар арасында тора: район хакимиятенең ул агачларны алдырырга акчасы юк, ә бушлай эшләргә теләүчеләр күренми

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Татмедиа» агентлыгы инициативасы белән үзәк матбугат һәм коммуникация чаралары журналистлары республикада шәһәрләр һәм торак пунктларны санитар чистарту буенча игълан ителгән 2 айлык кысаларында Казанның Авиатөзелеш районында рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне бетерү эшенең барышы белән танышып йөрде.

Экологик рейдта рәсми вәкилләрдән Авиатөзелеш районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе Игорь Штин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсенең Казан шәһәре районара бүлеге инспекторы лейтенант Илдус Гарипов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик куркынычсызлык ягыннан тәэмин ителеш буенча дәүләт инспекциясенең баш белгече Раил Миңнуллин белән шушы ук министрлыкның үзәк территориаль идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Альберт Терентьев катнашты.
Бу атнаның душәмбесендә мэриядә үткәрелгән киңәшмәдә Казанда бөтен территорияне санитар чистарту буенча үткәрелгән айлыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә хисап тоткан шәһәрне тышкы матурлау-төзекләндерү комитеты җитәкчесе Роза Җаббарова Казанда рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыгы 27 чүплек (быел 95е өмә барышында бетерелгән) калуы турында хәбәр иткән иде. И.Штин сүзләренчә, шуларның 3есе - Авиатөзелеш районында (өмәгә кадәр районда алар 13 булган). Ленинград ур., 17а адресы буенча урнашкан йорт янындагысы – шуларның берсе. Район хакимияте вәкиле ышандырганча, 3 атна элек кенә андагы барлык чүп җыеп алынган булган, 4 машина арбасы чүп чыгарылган. Шуннан ерак булмаган урында контейнер мәйданчыклары бар һәм алар тәртиптә, ләкин якын-тирә йортларда торучылар көнкүреш калдыкларын бетерелгән чүплек урынына ыргытуын дәвам иттерә тора.

«Бирегә без гел килеп торабыз, узган килүдә берсе 3 нче каттан чүп-чарын тәрәзәдән генә томыруын үз күзләребез белән күрдек. Гаеплеләрне җавапка тарту буенча эш кузгатылган. Очрашып сөйләшәбез, үзләре безнең белән килешә дә кебек, ләкин яман гадәтләре бетми», - дип фикерләре белән уртаклашты район хакимияте вәкиле. Аның сүзләренчә, әледән-әле чүплек барлыкка килә торган җирнең хуҗасы бар. Әмма «кем?» соравына И.Штин ачыклык кертеп тормастан, анда йорт салынырга тиеш, ләкин финанс кризисы әлегә моңа мөмкинлек бирми, дию белән генә чикләнде.
«Бу безнең җитәкчеләрнең җавапсызлыгы, хуҗалык итә белмәүләре сәбәпле шулай, - дип саный 1956 елдан бирле янәшәдәге 32 нче йортта яшәүче Юрий Михайлов. – Шунда гомер итүче буларак, бу хәлгә йөрәгем әрни, чөнки минем өчен кадерле урыннар чүп базына әйләнә, бу урындагы 2 катлы йортларны Казанның меңьеллыгы алдыннан сүтеп алдылар да, чүплек хасил булырлык җирлек калдырдылар: кисеп аударган агачлары шул килеш аунап ята, яше-карты шунда җыелып эчә, чүп чарны үткән-сүткән һәрберсе диярлек ташлый. Биредәге вазгыять шундый: килеп җыештырткан булалар, җирнең хуҗасы күренмәгәч, ул янә ташландык хәлгә килә. Бүрәнә, агач ишеләрен алып китүләрен сорап 3 ел элек район хакимиятенә мөрәҗәгать итсәм дә, аларга игътибар итүче юк, бу җир безнеке түгел, аның хуҗасы бар, диләр. Биредә тәртип булсын өчен контрольда тотуны системага салырга кирәк, шунсыз булмый», - дип саный, чөнки шушында яшәүчеләр бер-берсен тыя алмый, алайга китә икән, нәтиҗәсе сугыш белән бетәчәк. 

Беломорская ур., 67а адресы буенча урнашкан «Нарцис» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте дә проблемалы урын, дип белдерде инспектор И.Гарипов. Рейдтагылар килгән вакытта ширкәтнең чүплек мәйданчыгы чүптән тау хасил иткән, куелган 3 контейнер шушы чүпләргә күмелеп аста ук калган иде. Контейнерларның маркировкасы һәм капкачлары бөтенләй юк, мәйданчыгы 3 яктан тотып алынмаган, контейнерлар сан ягыннан ихтыяҗны канәгатьләндерерлек түгел. «Чүпне чыгару буенча килешүләре шушы көннәрдә генә төзелгән. Җитешсезлекләр буенча кисәтү бирелде, әгәр 1 ай эчендә таләпләр үтәлмәсә, административ хокук бозылу турында протокол төзеләчәк», - дип аңлатты экология милициясе инспекторы И.Гарипов. Ширкәтнең баш бухгалтеры Елизавета Зявкина исә чүпне алып китүләре өчен торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе (ООО «ПЖКХ») хисабына акча күчерелгәнлеген квитанциясе белән раслый, димәк, бүген-иртәгә чүп чыгару хәл ителәчәк.

Районда тагын Бодаев ерганагы, Кадышево бистәсе юлындагы яшел зонадагы ерганак – юк ителергә тиешле тагын 2 чүплек. Аларның соңгысы хакында район хакимияте вәкиле, өмә барышында чүп җыеп алынган иде, дисә дә, ТР Экология министрлыгы вәкилләре моңа шик белдерде. Чыннан да, ерганакта чүп-чар шактый иде, нигездә, пластик әйберләр җитештерүдән калган калдык-постык йомычка капчык-капчык аунап ята, бүрәнәләр дә шул ерганакта, тагын әллә ниләр бар. Алай гынамы, 2 ел элек давыл сындырган агачлар да күпләп шул сынган-ауган килеш исән агачлар арасында тора. Игорь Штин сүләренчә, район хакимиятенең ул агачларны алдырырга акчасы юк, ә бушлай эшләргә теләүчеләр күренми.

Кайтыр юлга чыккач, шәһәр үзәгендә - Болак аша салынган Сәламәтлек комбинаты янындагы күпер астына күз төште. Болак суына терәлеп үк чүплек хасил булган, аллы-гөлле пакетлары белән әллә кайдан кычкырып тора. Бүгенге экологик рейд Авиатөзелеш районына оештырылган булып, Болак буе территориясе аңа карамаса да, Казан һәркайсыбыз өчен уртак. Шәһәр хакимияте узган елны ук рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне бетерү бурычы куйган иде, «кара сакал» быел да ияреп бара...