Юдашкин Казанда узасы ислам модасы фестивале өчен мөселманча образлар булдырачак

Ислам модасы фестивале 28-30 июльдә «Россия — ислам дөньясы: Kazansummit 2021» дип аталган халыкара форум кысаларында узачак.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дизайнер-модельер Валентин Юдашкинның Казанда узасы ислам модасы фестивале өчен мөселман стилендә образлар булдырачак.

«Быел бездә ислам модасы буенча яхшы тамаша булачак. Безнең төп партнерыбыз — Россия дизайнер-модельеры Валентин Юдашкин, безнең ислам форумы өчен мөселман стиленең берничә үрнәген булдырачак», — диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Ислам модасы фестивале 28-30 июльдә «Россия — ислам дөньясы: Kazansummit 2021» дип аталган халыкара форум кысаларында узачак.