«СалаваTIK» YouTube каналында яңа җыр чыкты

«Балалар өчен «СалаваTIK» проекты — зур мәктәп. Сабыйлар бездә бик күп төрле осталыкларга өйрәнә: бииләр дә, җырлыйлар да», — ди Зилә Хөснетдинова.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Балалар арасында киң популярлык алган «СалаваTIK» проекты ике атна саен сишәмбе көнне яңа видео-җыр чыгара. Бүген проектның YouTube каналында «Күрсәт әле, үскәнем…» татар халык уен җыры дөнья күрде.

«Күрсәт әле, үскәнем…» — сабыйларның яраткан уен-җыры, ди оештыручылар.

«Балалар өчен «СалаваTIK» проекты — зур мәктәп. Сабыйлар бездә бик күп төрле осталыкларга өйрәнә: бииләр дә, җырлыйлар да», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«СалаваTik» проекты Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект кысаларында дөнья күргән биш җырны YouTube каналда 33 меңгә якын кеше караган.