420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россиядә 200гә якын милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә, аларның телләре һәм мәдәниятләренең күптөрлелеге – илнең һәм анда яшәүчеләрнең бәяләп бетергесез байлыгы.
Россия Президенты Владимир Путин Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче азсанлы төп халыкларның II форумында катнашучыларга юллаган сәламләү сүзләрендә шулай дип искәртте.
«Гореф-гадәтләр, традицияләр һәм телләрнең уникаль күптөрлелеге – бәяләп бетергесез уртак байлыгыбыз, без аның белән чын күңелдән горурланабыз. Бу җәһәттән Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте аерым урын алып тора», - диелә Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән телеграммада.
Путин Россиядә азсанлы төп халыкларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелүен искәртте. Дәүләт аларның тормыш рәвешен, хуҗалык итү формасын һәм яшәү мохитен сакларга тырыша.