«Кызыл зона» да эшләгән табиблар «Ак чәчәкләр кебек…» спектаклен караячак

Хәйрия спектакле Россия Федерациясенең атказанган табибы Равия Мухина пьесасы буенча сәхнәгә куелган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә, 7 нче апрельдә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында пандемия чорында «кызыл зона”да эшләгән табибларга «Ак чәчәкләр кебек…» хәйрия спектакле күрсәтелә. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүе көтелә.

Россия Федерациясенең атказанган табибы Равия Мухинаның «Ак чәчәкләр кебек…» пьесасы буенча куелачак спектакльгә 150 табиб һәм 16 волонтер табиб чакырылган. Спектакльнең премьерасы 6,7,8 мартта узган. Сәхнәгә куючы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, режиссер Ренат Әюпов.

«Ак чәчәкләр кебек» пьесасы Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга һәм аның «Ак чәчәкләр» романына 55 ел тулуга багышланган. Равия Мухина аны профессор Рәйсә Абдрахманова истәлегенә багышлаган.

«Нәни чакта ук, фельдшер апа эшләгән медпунктка йөгерә идем, андагы дару исләре ул чакта ук якын иде күңелемә. Мәктәп еллары, Казан медицина училищесыннан соң шәфкать туташы буларак тәҗрибә җыю һәм Казан медицина институты… Аннан инде баштанаяк яраткан эшемә чуму…» — дип сөйләде Равия Мухина.

«Санитарка булып башлап, әкренләп күтәрелү дәверендә табиб һөнәренең барлык нечкәлекләрен үз күңеле аша үткәргәнлектән, бу игелекле, әмма шактый авыр юлны үтүчеләрне — ак халатлы фәрештәләрне олылыйсым килү теләге кулыма каләм алырга өндәде», — ди автор.

Ул «Ак чәчәкләр» романының Гөлшаһидә образының прототибы Рәйсә Шәрәфетдинова белән күзгә-күз очрашканын да әйтте. «Белеме, гадилеге, күңел чисталыгы белән олы шәхес мәңге йөрәкләрдә якты шәм булып саклана, яна. Әлбәттә, нәкъ шушы әсәр игелекле хезмәт сукмагына — безнең сафларга җитәкләп кереп китәр әле», — дигән теләген җиткерә Равия Мухина.