news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинада яшәүче Юлия Әмирханова: Хезмәт хакларын киметтеләр, халык өйдә эшләүгә күчә

Татар оешмасы вәкиле әйтүенчә, аның танышлары арасында авыручылар юк.

Украинада яшәүче Юлия Әмирханова: Хезмәт хакларын киметтеләр, халык өйдә эшләүгә күчә
Юлия Әмирханова

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). «Киев татарлары» («Татары Киева») яшьләр оешмасы активисты Юлия Әмирханова әйтүенчә, коронавирус аркасында хезмәт хаклары кими, кешеләр онлайн эшләүгә күченә.

«Үзем аралашкан кешеләрнең күбесе өйдә утыра, онлайн режимда эшләүгә күчте. Хезмәт хакларын бераз киметтеләр, әмма барысы да онлайн эшли, эшсезләрне белмим», — диде Юлия Әмирханова «Татар-информ» га.

Юлия әйтүенчә, башка илләрдәге кебек үк, кибетләр һәм даруханәләр эшли. Кешеләр чират торганда дистанция сакларга тырыша.

«Мин үземнең ресторанда эшлим Файдалы ризыклар китереп бирү белән шөгыльләнәбез. Хәзер илтеп бирү күбәйде. Безгә эшләргә ярый, санитар нормаларны көчәйттек. Безнең персонал, эшчеләр җәмәгать транспортында йөрми. Без бар нәрсәне дезинфекциялибез, яраганын спирт белән сөртәбез, кайберләренә кайнар су коябыз. Куркынычсызлык чараларн күрәбез. Шулай эшлибез инде», — дип сөйләде ул.

Юлия әйтүенчә, татар оешмасы вәкилләре арасында авыручылар юк. «Барысы да өйләрендә утыра», — диде ул. Украинада эпидемиологик вәзгыять бик киеренке түгел, 1319 кеше коронавирус белән авырый, 28 кеше үлгән.

Юлия элек гел «бөке»дә булган урамның видеосын да юллады. Видеодан күренгәнчә, аз булса да, автомобильләр бар, кешеләр битлекләр киеп йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100