Россиядә шәхси саклану чараларын сатуга чикләүләр билгеләделәр

Медицина эшләнмәләре исемлегенә респиратор, битлек, перчатка, марля һәм табиблар өчен саклану киеме комплекты кергән.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россиядә шәхси саклану чараларын сатуга чикләүләр урнаштырдылар. Ил Хөкүмәте карары Министрлар Кабинеты сайтында чыккан.

Медицина эшләнмәләре исемлегенә респиратор, битлек, перчатка, марля һәм медицина хезмәткәрләре өчен саклану киеме комплекты кергән.

Документ буенча саклану битлеге, респиратор һәм перчатканы бары тик «медицинада куллану өчен дару препаратларын ваклап сату өлкәсендә фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга һәм медицинада куллануга дару препаратларын җибәрү өчен» лицензиясе булган компанияләр генә сата алачак.

Шулай ук, санап үтелгән товарларның бәясенә ваклап сату өчен өстәмә бер берәмлек товар өчен 10 тиеннән артмаска тиеш, дип билгеләп үтелә.

Карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 90 көн дәвамында гамәлдә була.