news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә коронавируска каршы изоляция вакытында өмәгә чыкканнар

Район җитәкчеләре өмә булуын инкарь итә.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Республикасының Мөслим районында коронавируска каршы изоляция вакытында өмә үткән. Редакциядә өмәнең булуын раслый торган фото бар.  Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итә.

«Сез ник миңа шалтыратасыз? Мин өмә үткәрүче түгел бит», — дип җавап бирде Мөслимдә өмә үттеме, юкмы дигән сорауга район башлыгы Рамил Муллин.

Мөслим районы Аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов та өмәнең үтүен безнең сүзләрдән ишетүен генә әйтте.

Мөслим районының Пенсион фондының әйдәп баручы белгече Рәмис Ахкиямов «Татар-информ»га өмәнең үтүе турында хәбәр итте. «Өмә үтте. Нишләп сез "Мөслим-информ" редакциясенә шалтыратмыйсыз? Алар да катнашты бит өмәдә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100