news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районнан утызга якын егет Армия сафларына алыначак

Чакырылыш көне 2020 елның 22 маена планлаштырылган.

Лаеш районнан утызга якын егет Армия сафларына алыначак

(Лаеш, 6 апрель, «Татар-информ», «Кама ягы», Ольга Исаева). Россия Президентының 2020 елның 30 мартында имзаланган Указы нигезендә РФ Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башлана. Лаеш районыннан егетләр армиягә 20 майдан соң китәчәк.

Лаешта яшәүче 29 егет Армия сафларына алыначак. Аларның сигезе төрле гаскәрләрдә машина йөртүчеләр булып хезмәт итәчәк. Лаеш техник-икътисад техникумын тәмамлаучылар, сәламәтлеге буенча туры килә торган икән, Самара янындагы шефлыкка алынган хәрби частькә китәчәк.

"Традицион Чакырылыш көне 2020 елның 22 маена планлаштырылган", — диде Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100