news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган

Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган.

Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 6 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алинә Сәлахетдинова). Төньяк Каролина штатында басылып чыккан 2020 ел календареның июнь ае битендә Кукмара районының Сазтамак авылында төшерелгән фото урын алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә Төньяк Каролинаның Чапел-Хилл шәһәрендә университетның экология факультетында белем алучы Кукмара кызы Иделия Хисмәтованың фоторәсеме календарьның июнь ае битен бизәп, үзгә бер ямь биреп тора. Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган. 

Иделия әлеге календарьны Казанда яшәүче Гарәфетдин бабасына бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100