news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ундүрт көнлек изоляция режимын бозган өчен 39 кеше җәзага тартылачак

«Бүгенге көндә яшәү урыны буенча карантинда булган 2 меңнән артык кеше тикшерелде», — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска бәйле үз-үзеңне изоляцияләү һәм карантин режимын бозган өчен Казанда яшәүче 39 кеше җәзага тартылачак. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

Ул 23 марттан, Роспотребнадзор биргән исемлек буенча, беренче чиратта, чит илләрдән кайткан кешеләрнең карантин чараларын үтәве тикшерелгәнен әйтте.

«Бүген яшәү урыны буенча карантинда булган 2 меңнән артык кеше тикшерелде. Аларга 14 көн дәвамында өй шартларында изоляция кагыйдәләре үтәргә тиеш дип әйтелгән буган. 39 кешегә карата Административ хокук бозулар кодексының 19.4 маддәсе буенча законлы карарга буйсынмаган өчен беркетмәләр төзелгән», — диде Валерий Саматошенков.

Ул балаларның, үсмерләрнең урамга мөстәкыйль чыгарга тиеш түгеллеген әйтте. «Изоляция режимының беренче көннәрендә олылардан башка гына урамда йөргән 27 үсмер ачыкланган. Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен ата-аналарына карата административ беркетмәләр төзелгән», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100