news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәһәр өмәсе соңрак вакытка күчерелә

Подряд оешмаларына транспорт аз йөрүдән файдаланып, апрельдә урамнарда, паркларда җыештырырга кушылды.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда 25 апрельгә билгеләнгән шәһәр өмәсе кичектерелә. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

«Шәһәр өмәсен уздыру вакыты турында карар санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак», — диде.

Игорь Куляжев кыштан соң юлларны чистарту белән көн саен 70 бригада шөгыльләнүен әйтте. Атна азагында кышкы техниканы тулысынча җәйгесе белән алмаштыру ниятләнә.

Казан мэры Илсур Метшин да өмә үткәрү белән ашыкмаска кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта ул, транспорт аз булгач, подряд оешмаларына урамда эшләр өчен мөмкинлек яхшы булуын искәртте. «Бу мөмкинлектән файдаланып, апрельдә җыештырыйк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100