news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коммуналь хезмәт өчен бурычлы кешеләргә хезмәт күрсәтү туктатылмаячак

Идарәче компанияләр, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары чыкканчы ук, пени санамаска карар кылган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда коронавирус аркасында изоляция вакытында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлыларга коммуналь хезмәтләр өзелмәячәк. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Изоляция чорында торак-коммуналь хуҗалык оешмалары халык белән эш тәртибен үзгәртте. Кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен „Ачык Казан“ системасы кулланыла», — диде ул. Гражданнар алдан язылу буенча скайп аша кабул ителә. Мөрәҗәгатьләр телефон, электрон почта, төрле мессенджерларда, социаль челтәрләрдә кабул ителә.

«Бүген идарәче компанияләр, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары чыкканчы ук, пени санамаска карар кылды, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылардан әҗәтләрен суд аша түләттерү һәм коммуналь хезмәтләрне өзүдән туктады», — диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында ТКХ өчен түләүгә субсидия гамәлдә. Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, РФ Президенты Указы нигезендә, субсидияләр аңа мохтаҗлыкны расламыйча да ярты елга озайтылды. «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч аркасында субсидия бирүдән баш тартуга мораторий кертелде. Закон нигезендә барлык ташламалар тулысынча саклана», — диде.

Искәндәр Гыйниятуллин изоляция вакытында су, электр уты кулланышы 5-10 процентка артканын, чүп чыгару 20 процентка артканын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100