news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көн саен барлык подъездларның 84 процентында дезинфекция уздырыла

Казан халкы подъездларда дезинфекцияләүне сорап «Ачык Казан» системасы аша мөрәҗәгать итә.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирусны кисәтү максатыннан, Казанда көн саен барлык подъездларның 84 процентында дезинфекция уздырыла. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Барлык күп фатирлы йортлар көн саен эшкәртелә дияргә була», — диде ул.

27 марттан 5 апрельгә кадәр «Ачык Казан» системасына Казан халкыннан подъездларда төрле катларга баскычтан менү урыннарын дезинфекцияләүгә 3 мең 248 гариза килеп ирешкән. «Бу гаризалар буенча эш 88 процент дәрәҗәдә башкарылган. Ул башкарма комитетлар контролендә», — дип әйтте Искәндәр Гыйниятуллин.

Ул, шулай ук, ведомство йортлары милекчеләре, торак кооперативлары, тулай тораклары рәисләре дә эшчәнлеген көчәйтергә тиешлеген искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100