news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда изоляция вакытында хокук сакчылары ике меңнән артык шикле белешмә тапкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары ялган белешмә сатуның өч факты ачыкланганын әйтте.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда хокук сакчылары изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган 2 меңнән артык шикле белешмәне тикшерүгә алган. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

Аның сүзләренчә, хокук сакчылары ялган һәр тиешенчә рәсмиләштерелмәгән белешмәсу булган кешеләрне тоткарлап, документларның чын булуын тикшерә.

Акчага ялган белешмә сатуның өч факты ачыкланганын әйтте. «Ялган документлар әзерләү һәм әйләнешкә кертү» маддәсе (327 маддә) буенча эш кузгатылган. «Эпидемиягә карамастан, хокук сакчылары өчен гражданнарның шәхси куркынычсызлыгы өстен бурыч булып кала», — диде Валерий Саматошенков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100