news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда изоляция чорында пенсия һәм пособиеләрне өйләргә китереп бирәчәкләр

Коронавирус таралудан саклану максатында, почта бүлекләренә бару киңәш ителми.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда пенсия һәм пособиеләрне моңарчы почта бүлекләренә килеп алучыларга изоляция чорында өйләренә китереп бирәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров әйтте.

Ул «Россия почтасы» клиентларының 8 проценты пенсия алырга почта бүлекләренә килеп йөргәннәрен искәртте. «Изоляция шартларында хат ташучылар пенсия һәм пособиеләрне өйләргә китереп бирәчәкләр. Бик кирәк булмаса, почта бүлекләренә бармый торуыгызны сорыйбыз», — диде.

Ул шәһәрдә штатлы режимда 88 почта бүлеге эшләгәнен билгеләп узды.

Илдар Шакиров, шулай ук пенсия акчасы банк картасына күчерелү очрагына да тукталды. Kzn.ru сайтында графиклар һәм планнар бүлегендә банк бүлекләренең эш режимы күрсәтелгәнен әйтте. 

Казан мэры Илсур Метшин пенсионерларга борчылмаска киңәш итте. «Пенсия китереләчәк, тыныч кына өйдә көтегез. Беркем пенсиясез калмаячак», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100