news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан изоляция кагыйдәләрен үтәү буенча илдә беренче бишлеккә эләккән

Илсур Метшин бу атнада коронавирус таралуны кисәтү өчен изоляция үтәлү тагы да катгыйрак тикшереләчәген әйтте.

Казан изоляция кагыйдәләрен үтәү буенча илдә беренче бишлеккә эләккән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан изоляция кагыйдәләрен үтәү буенча Россия шәһәрләре арасында беренче бишлеккә эләккән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Барлык казанлыларга җаваплы карашлары өчен рәхмәт. Казан халкы узган атнада өйләреннән чыкмаска тырышкан, чыксалар да, кагыйдәләргә буйсынып кына чыккан. Бу атна да шундый ук җаваплы булсын. Кагыйдәләрне үтәвегезне сорыйм», — диде.

Метшин изоляция контроле үтәлү хокук саклау органнарына йөкләнгәнен искәртте. «Бу атнада эш тагы да катгый куелачак. Кисәтүләрдән хәзер штрафларга күчәчәкбез», — диде шәһәр башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100