news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канада татары Россия халкының уйдырма хәбәрләргә ышану сәбәбен тел белмәүдән күрә

Марат Сәлахетдинов фикеренчә, чит илләрдәге сайтларны укый алган Канада халкы мәгълүматны башка төрлерәк кабул итә. 

Канада татары Россия халкының уйдырма хәбәрләргә ышану сәбәбен тел белмәүдән күрә
Солтан Исхаков

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Канаданың Квебек провинциясендәге Монреаль шәһәрендә яшәүче Марат Сәлахетдинов Россиядә коронавирус турында күпсанлы уйдырма хәбәрләрнең таралуын халыкның чит телләр белмәве белән аңлатты. 

«Россия халкы, ниндидер „теория заговора"ларга ышанучан. Ватсаптагы ниндидер әкият сөйли торган имеш медицина фәннәре докторы җибәргән видеога ышанырга, ә дөньядагы галимнәр сөйләгән әйбергә ышанмаска мөмкин. Ул кешеләрнең башка тел белмичә, мәгълүматны дөньядан кабул итә белмәвеннәндер. Россия мәгълүмати фоны ул үз эчендә кайнаган, рус телле мәгълүмат, шуны өчен дә шулайдыр инде ул», — диде ул. 

Марат фикеренчә, кешеләр якын арада яхшы үзгәрешләр булыр дип ышанып яши. «Квебек провинциясендә чаралар бик яхшы үтәлә, минемчә, кешеләрнең үзаңы да бик югары дәрәҗәдә. Аеруча Квебекның хөкүмәте җитәкчесе Франсуа Лего бик яхшы эш алып бара, минемчә. Алар көн саен матбугат конференцияләре үткәрә, эпидемиологлар, табиблар чакырып, хәлләрне сөйләп баралар. Мәгълүматсыз утыру дигән әйбер юк», — ди ул.

Марат күп кешеле төркемнәр җыелган очракта штрафлар каралганын әйтте. Башка илләрдәге кебек үк, җәмәгать урыннары ябык. Өч атна элек мәктәпләр, иҗтимагый туклану урыннары ябылган. Кибетләрдә кешеләр бер-берсенә якын килмәсен өчен тамгалар куелган.

  • Канадада 15,5 мең кеше коронавирус йоктырган, 280 кеше үлгән, 2900 кеше савыккан. Иң күп авыручлар саны — Квебек провинциясендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100