news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә өлкәннәргә волонтерлар ярдәм итә

Волонтёрлар заказны китергәндә өлкәннәр белән мөмкин кадәр азрак элемтәдә булырга тиешлекләре турында кисәтелгән.

(Чүпрәле, 6 апрель, «Татар-информ», «Туган як», Резидә Җамалетдинова). Чүпрәле районында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә, мөмкинлекләре чикле гражданнарга азык-төлек һәм даруларны волонтёрлар китерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чүпрәле районында волонтёрлык отрядлары, коронавируска каршы тору өчен билгеле бер чикләүләр кертелгән вакытта, март ае ахырында булдырылды.

Эш алгоритмы эшләнгән, барлык волонтёрларның да тиешле пропусклары бар, алар шәхси саклану чаралары — битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Волонтёрлар заказны китергәндә өлкәннәр белән мөмкин кадәр азрак элемтәдә булырга тиешлекләре турында кисәтелгән.

Иске Шәйморза авылында волонтёр Фәридә Гимадиева беренче заказны үтәде һәм ялгыз яшәүче Адиҗан Садыйковка дару китерде.

— Без ялгыз әби-бабайларга ярдәм итәргә тиеш. Бигрәк тә мондый катлаулы вакытта аларны игътибарсыз калдырырга ярамый, — ди Фәридә. — Миңа тутырылган бланк бирделәр, анда нинди продукция сатып алырга кирәклеге язылган. Даруханә белән катлаулырак килеп чыкты, Адиҗан абыйга кирәкле дару өчен Буа районына авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров барып килде. Өлкән кеше рәхмәтле калды, әлбәттә. Бу эшнең катлаулыгы юк, һәркем башкарып чыга ала, дип уйлыйм.

Исегезгә төшерәбез, «Забота» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында кайнар линия телефоны булдырылды, ул эш көннәрендә 8-16 сәгатьләрдә эшли. Өлкән яшьтәгеләр 8(84375) 2-22-52 телефонына шалтыратып, азык-төлек яки даруларга заказ бирергә, коммуналь түләүләрне түләр өчен мөрәҗәгать итә ала. Мондый ярдәмне районның өлкән һәм мөмкинлекләре чикле һәр кешесе сорый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100