Үткән атнада Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 29 очрагы ачыкланган

Казанда шундый 9 очрак теркәлгән, Чаллыда -6

  (Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 26 марттан 1 апрельга кадәр Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 29 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, Казанда 9 очрак теркәлгән. Чаллыда – 6, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – 3 әр очрак, Чистай районында – 2, Лениногорск, Алабуга һәм Буа районнарында – берәр очрак.