Татарстанда муниципальара маршрутларга 284 автобус чыкты

Казан аэропортыннан 37 рейс башкарылган

  (Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 284 автобус чыккан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан аэропортыннан 37 рейс башкарылган, шул исәптә 2 се – чартер, 9 ы – халыкара. 1492 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1540 кеше килгән.