Казанда ИФО төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык турында фикер алышачаклар

Пленар утырышта ТР җитәкчелегенең катнашуы көтелә.

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда Идел буе федераль округында "Торак-коммуналь хуҗалык-2015" форумы ачылачак. Ике көн дәвамында “Корстон” комплексында узачак чарада РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньның, аның урынбасары Андрей Чибисның, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең, РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары, депутат Анатолий Сидякинның, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинның һ.б. вазифаи затлар катнашуы көтелә.

7 нче апрельдә “Торак-коммуналь хуҗалык белән нәтиҗәле идарә итү” темасына пленар утырыш узачак. Шулай ук иртәгә “Күп фатирлы торак йортлар белән идарә өлкәсендә лицензияләү. Торак-коммуналь хуҗалыкта дәүләт, муниципаль һәм җәмәгатьчелек контролен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре”, “Авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү бурычларын тормышка ашыру” темаларына дискуссияләр көтелә.

8 нче апрельдә исә “Тармакны модернизацияләү драйверы буларак торак-коммуналь хуҗалыкта дәүләти-хосусый партнерлык үсеше” темасына пленар утырыш узачак. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньның чыгыш ясавы ниятләнә. Шул ук көнне, пленар утырыштан соң, “Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонтның төбәк системасы. Максат һәм бурычлар”, “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү юнәлешендә тармакны реформалауның актуаль мәсьәләләре” темаларына дискуссияләр оештырылачак. Моннан тыш, Баш дәүләт торак инспекторының ИФО дәүләт торак күзәтчелеге органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрүе дә форум программасына кертелгән.