ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы узган кышта агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерүгә багышланды

“Мондый бәла-казаларның кабатлануы ихтимал, аның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәрвакыт әзер булырга кирәк”, -дип ассызыклады Премьер-министр И.Халико
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”).Узган елның декабрендә Татарстанда агачларга көчле боз кату 30 мең гектардан артык мәйданда урманнарның һәлак булуына китерде. Әлеге саннар бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында яңгырады. Республика урман хуҗалыгында агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган утырыш Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә үтте.
ТР Хөкүмәте рәисе сүзләренә караганда, 2010 ел республиканы көйсез табигый шартлары белән сынады. Татарстанга моңарчы күрелмәгән корылык, янгыннар белән бәйле вәзгыять, агачларга боз кату белән бәйле сынаулар аша узарга туры килде. “Барлык очракта да республикада тупланган тәҗрибә бу катлаулы вәзгыять нәтиҗәләрен йомшартырга ярдәм итте. Министрлыклар, муниципаль берәмлекләр башлыклары оператив эшләде. Шулай да аның нәтиҗәләре озак еллар әле сизеләчәк”, - ди Илдар Халиков.
Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан аз урманлы төбәк санала. Республика территориясенең бүген бары 17, 4 проценты гына урманнар белән капланган. Премьер-министр сүзләренә караганда, бүген урман мәйданнарын арттыру- өстенлекле бурыч. Аны чишү өчен хәзер Саба районында селекцион-орлыкчылык үзәге төзелә.
ТР Хөкүмәте башлыгы 2011 елның Халыкара урманнар елы дип игълан ителүен искә төшерде. 14 майда Халыкара Урман үсентеләрен утырту көне узачак. Илдар Халиков утырышта катнашучыларны бу акциядә актив катнашырга чакырды.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев хәбәр итүенчә, узган елның декабрендә агачларга боз кату нәтиҗәсендә, иң зур зыянны Нурлат районы күргән. Нурлат урман хуҗылыгы мәйданының өчтән бер өлешенә зарар салынган. Министр ТР Хөкүмәтенә урманны чистарту өчен 6,9 млн. сум финанслар бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Министр белдергәнчә, шулай ук эшкә керешер өчен республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе карары кирәк.
Илдар Халиков билгеләп узганча, агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерү өчен, зур эшләр башкару зарур. Хөкүмәт башлыгы урман темасының федераль дәрәҗәдә дә өстенлекле бурыч булып калуын, соңгы ике атнада гына да РФ Хөкүмәтендә өч киңәшмә узуын искәртеп, барлык министрлыкларны урманнарны саклау белән бәйле чараларга җитди игътибар бирергә чакырды. “Мондый бәла-казаларның кабатлануы ихтимал, аның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәрвакыт әзер булырга кирәк”, -дип ассызыклады ул. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.