Бельгия татарлары Халыкара космик конференциядә катнаша

Р.Вәлиеваның эше “Бельгия татарлары” берлеге тарафыннан тәкъдим ителде, аннары илнең рус телле халкыннан килгән башка эшләр арасыннан сайлап алынды

(Брюссель, 6 апрель, Лилия Вәлиева). Бу атнада Мәскәүдә Юрий Гагаринның галәмгә очуына 50 ел тулуга багышланган Халыкара яшьләр ватандашлар конференциясе уза. Анда Россия космонавтикасының тарихы һәм хәзерге казанышлары хакында сөйләп, үз илләрендә башлангыч конкурста откан яшьләр катнаша.
Ватандашыбыз Регина Вәлиева Халыкара форумда Бельгия Корольлеген тәкъдим итә. Аның эше “Бельгия татарлары” берлеге тарафыннан тәкъдим ителде, аннары илнең рус телле халкыннан килгән башка эшләр арасыннан сайлап алынды. Казанда урта мәктәп тәмамлаган Регина Вәлиева хәзерге вакытта Бельгия университетларының берсендә белем ала, “Бельгия татарлары” берлеге лидерларының берсе санала.
Дүрт көн дәвам итәчәк халыкара дәрәҗәдәге чараның программасы ике көнлек фәнни конференцияне, Звездный бистәсендә урнашкан Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү буенча Россия дәүләт фәнни-тикшеренү сынау үзәгендә, Королев шәһәрендә Очышлар белән идарә итү үзәгендә булуны, Батырлар аллеясында Ю.Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салуны, мәдәни-ял итү чараларын үз эченә ала.
Пленар утырыш иртәгә “Даниловская” кунакханәсенең конференцияләр залында ачыла. Конференциядә катнашучылар легендар космонавтлар белән очраша, фикердәшләре белән аралаша, үз идеяләре белән уртаклаша ала.