news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планлаштырылган торакның 20 проценты файдалануга тапшырылырга мөмкин

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры  Марат Айзатуллин муниципалитетлар җитәкчеләрен торак йортларның төзелешен шәхси контрольгә алырга чакырды.

Татарстанда планлаштырылган торакның 20 проценты файдалануга тапшырылырга мөмкин
"Татар-информ" архивы

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 20 мартка Татарстанда планлаштырылган 2 млн 670 мең кв. метр торакның 20 проценты файдалануга тапшырылырга мөмкин. Хәзерге вакытта инде 19,5 проценты төзелгән. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Докладчы муниципаль берәмлек башлыкларын торак төзелешен һәм файдалануга тапшыру мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга, шулай ук 20 мартка еллык планнның 20 процентын тапшыруны тәэмин итәргә йөкләде.

Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 161 күпфатирлы йортның (гомуми мәйданы 280 мең кв метр) 1 359 фатирлы 23 йорты тапшырылды, диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

Моннан тыш, коммерцияле программа буенча төзергә планлаштырылган 164 күпфатирлы йортның 46сы файдалануга тапшырылган. Ә 8330 шәхси йортның 1 840ы төзелгән, диде Айзатуллин.

Россиядә 2019 елдан бирле РФ Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Илкүләм проект торак төзелеше күләмен елга 120 млн кв метрга кадәр арттыру бурычын куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100