news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында милли мәдәният фестивале башланды

Авыл үрнәкләре буенча спектакль уңышлы чыккан.

Тәтеш районында милли мәдәният фестивале башланды
Мәдинә Ибәтуллина

(Тәтеш, 6 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). Тәтеш районында киң күләмле проект –Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган милли мәдәният фестивале башланды.

«Безнең районда руслар, татарлар, чуашлар, мор­двалар, башка милләтләр тату яшиләр һәм фестиваль дә „Без бердәм гаиләдәй яшибез“ дип атала. Һәр авылда кабатланмас гореф-гадәтләр, йолалар, җырлар һәм биюләр бар, алар кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бу фестиваль халкыбызның талантларын, туган якка булган мәхәббәтне күрсәтергә өнди», — диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Сиякин.

Мәдәният йорты фойесында гамәли-бизәлеш иҗаты күргәзмәсе, авыл тарихы турында сөйләүче стендлар, татар милли ризыклары тәкъдим ителде. Фидания Хәбибуллинаның матур итеп бәйләнгән келәмнәре чәчәккә төренгән кырны хәтерләтте. Зөлфия Гыйззәтуллина кулына бәйләү энәләре тотканда аңа күзләр иярми. Зөлфия Минвәли кызы әле тагын аш-су әзерләргә дә һәвәс икән.

Татар халкының «Кәләшне кияү йортында каршылау» йоласы төп күренеш итеп алынган иде. Сценарий өстендә тырышып эшләүләре әллә кайдан сизелә.

«Программа өстендә бөтен авыл белән эшлә­дек. Беркем дә читтә калмады, шикелле. Мәдәният ­хез­мәткәрләре дә, „Ак калфак“ оешмасы вәкилләре дә, мәктәп укучылары, укытучылар, безнең фельдшер Әлфия Гайнетдинова, кемнедер әйтми калдырырмын дип борчылам, концертны әзерләүдә барысы да диярлек катнашты», — дип сөйләде Алабирде мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова.

Үзешчән артистлар үзләре дә күңел күтәренкелеген һәм тамашачыларның җылы кабул итүләрен тойдылар: чын күңелдән җырладылар, биеделәр, халык уен коралларында уйнадылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100