news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында күренекле артист Наил Шәйхетдиновны искә алдылар

Чарада өлкән сыйныф укучылары, китапханәче, татар теле укытучылары Наил Шәмсетдин улының тормыш юлын һәм иҗатын кабат искә төшерделәр.

Чирмешән районында күренекле артист Наил Шәйхетдиновны искә алдылар
Лашман урта мәктәбе архивы

(Чирмешән, 6 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районында күренекле артист Наил Шәйхетдиновны искә алдылар. Ул нәкъ биш ел элек, безнең арабыздан китте.

Чарада өлкән сыйныф укучылары, китапханәче, татар теле укытучылары Наил Шәмсетдин улының тормыш юлын һәм иҗатын кабат искә төшереп, презентация, спектакльләрдән, шулай ук, шәхси тормышыннан видеоөзекләр тәкъдим иттеләр. Мәктәп музееның «Авылыбызның күренекле шәхесләре» дип аталган почмагына сәяхәт оештырылды.

«Әлеге чаралар сәнгать дөньясында тирән эз калдырган шәхес Наил Шәйхетдинов рухына изге дога булып барсын. Аның таланты, үзенчәлекле, кызыклы образлары һәрвакыт авылдашларыбыз хәтерендә саклана», — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илдар Мөбарәкшин.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновка 1 мартта 80 яшь тулган булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100