Түбән Кама үзбәк җәмгыяте төрле милләт хатын-кызлары арасында бәйге оештыра

Конкурста төрле милләт вәкилләре үз халкының гореф- гадәтләрен, үз-үзләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш булачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Түбән Камада үзбәк милли-мәдәни җәмгыяте төрле милләт хатын-кызлары арасында конкурс игълан итә. Приз фонды 50 мең сум тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста төрле милләт вәкилләре үз халкының гореф- гадәтләрен, үз-үзләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш булачак.

Конкурс үз эченә туган якны өйрәнү (ТАССРның 100 еллыгы кысаларында викторина), презентация һәм иҗади этапларны ала. Бәйге йомгаклау концерты белән тәмамланачак.

Катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар 17 мартка кадәр ddn-metod@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.