Нигъмәтуллин: Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда халык белән элемтәгә керү мөһим

«Бердәм Россия» инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган халык белән элемтә мәйданчыклары хакимият органнарының һәм гади халыкның тагын да тыгызрак хезмәттәшлегенә ярдәм итә, диде Татарстанның беренче вице-премьеры.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда халык белән элемтә механизмы мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Бердәм Россия» төбәк советы президиумы комиссиясе утырышында әйтте.

«Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглауда халыкның катнашуы — аларны уңышлы башкаруның мөһим шартларының берсе. Республика халкы кайда, нинди срокларда һәм нәрсәләр эшләнергә тиешлеген һәм нинди нәтиҗәләргә ирешәчәген белергә тиеш», — диде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.

Нигъмәтуллин фикеренчә, «Бердәм Россия» инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган халык белән аралашу мәйданчыклары хакимият органнарының һәм гади халыкның үзара тыгыз хезмәттәшлегенә ярдәм итә. «Мондый проектлар күбрәк тә булырга мөмкин, дип саныйбыз, чөнки һәр кеше тар тармакта кызыксына, ә илкүләм проектлар шактый киңкүләмле һәм җәмгыять тормышының барлык юнәлешләрен колачлый», — диде ул.

Узган елда Татарстан Хөкүмәте каршында региональ проект офисы булдырылды, ул республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча ведомствоара хезмәттәшлекне координацияли, дип сөйләде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары. «Һәр хакимият органында ведомство проект офислары эшли, 26 министрлыкта һәм ведомстволарда ситуацион үзәкләрне аттестацияләү оештырылды һәм узды. Һәм шундый ук эш муниципалитетларда башланды, — дип өстәде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,7 млрд сум акча юнәлдереләчәк.