Чирмешәндә волонтерлар форумында иң активларны бүләкләделәр

Бу көнне төрле чараларда һәм проектларда актив катнашкан мәктәп укучылары да бүләкләнде.

(Чирмешән, 6 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Лилия Саттарова). Әлеге максат белән район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең — 75, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, I районара «Җиңү волонтерлары» («Волонтеры Победы») дип исемләнгән форум узды. Бу чарада иң активларны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чарада Бөтенроссия иҗтимагый «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең төбәк вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашты.

Әлеге хәрәкәт белән актив хезмәттәшлек итүчеләргә һәм яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Чирмешән районындагы координаторы Гүзәл Портнова да бар.

Бу көнне төрле чараларда һәм проектларда актив катнашкан мәктәп укучылары да бүләкләнде.