Татарстанда беренче тапкыр умыртка бүсере кабат чыкмаслык итеп операция ясадылар

Хирурглар умырткалар арасындагы дискта үскән бүсерне кисеп алып, анда имплант урнаштырган.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә умырткалар арасындагы дисктагы бүсерне алу һәм аны кисәтү буенча уникаль операция үткәрелде. Татарстанда беренче мәртәбә ясала башлаган операциянең уникальлеге шунда: умырткалык баганасында бүсер яңадан чыгуга чик куела.

  • Умырткалар арасындагы дискта бүсерне кисеп алу операциясе микродискэктомия дип атала. Нервны кысып торган зарарланган дискның бер өлеше операция вакытында алына, ләкин микродискэктомия диск стенкасындагы ярыкны төзәтми. Бүсер урынында калган тишек үлчәме 5 мм дан артса, һәр дүрт пациентның берсендә яңа бүсер килеп чыга. Кабат операция кирәк дигән сүз.

Республика клиник хастаханәсе табиблары исә, микродискэктомиядән соң калган тишекне яба алырлык имплантат урнаштыра башлаган. Ул Европада күп кенә галимнәр һәм хирургларның умырткалар арасындагы диск бүсере үзенчәлекләрен күп еллар дәвамында өйрәнү нәтиҗәсендә эшләнгән.

Бүген хирурглар Яшел Үзән районында яшәүче 35 яшьлек хатын-кызга операция ясады. Операция ике сәгать дәвам иткән. Нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин операция алдыннан журналистларга быел хастаханәдә шундый дүрт операция үткәрелгәнен әйтте. Бүген бишенчесен ясаганнар.

“Бүсерне алу кыен түгел, ләкин хәлләр соңрак нинди борылыш алуы билгесез. Ниһаять, югары технологияле, кисемсез, кабаттан бүсер чыгу ихтималыннан коткара торган операцияләр үткәрә башладык”, - диде табиб. Ул умырткалыктагы бүсерне алу буенча хастаханәдә елына 400 гә якын операция ясалуын әйтте. Башка клиникаларны да исәпкә алып, Татарстанда 1-1,5 меңләп шундый операция уздыралар.

Ә имплант кую юлы белән мондый операцияләрне әлегә Республика клиник хастаханәсендә генә ясыйлар. “Дәүләт безгә квота, акча бүлеп бирә, шуңа без хәзер бөтен дөньяда кулланылган шушы имплантларны алабыз. Башка җирендә бүсер чыкмас дип 100 процент гарантия белән әйтеп булмый, ләкин нәкъ шушы урында бүсер инде чыкмаячак дип ышандырып әйтергә була”, - диде Тимур Бикмуллин.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, барлык проблемалар остеохондроздан башлана. Кагыйдә буларак, пациент берничә ел авыртуга түзеп йөри. Бүсер кабаттан чыгу куркынычы булганга, операциягә бармыйлар.

“Дарулар белән дәваланудан туйгач, пациент ярдәм сорап янә каядыр мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, нейрохирургка килеп эләгә. Бу кызның да бүсере булуы МРТ (магнитлы-резонанслы томография) тикшеренү вакытында ачыкланган, аннан соң да әле ул шундук килми, күпмедер вакыт уза. Авыру билгеләре бетмәгәч, безгә килергә карар кылган”, - диде табиб.

  • Умырткалыкта бүсерне кисәтү буенча киңәшләр белән тулырак язманы соңрак “Интертат” сайтында укый аласыз.