Сызрань татарлары "Ягез әле, кызлар” бәйгесенә чакыра

Программада тамашачылар өчен кызыклы конкурслар һәм сюрпризлар, күңелле котлаулар һәм бүләкләр, шулай ук традицион чәй эчү дә каралган.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). 9 март көнне Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе Татар мәдәният үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез, әле, кызлар!" бәйгесен оештыра. Бу хакта оештыручылар Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Программада "Ягез, әле, кызлар!" бәйгесе, тамашачылар өчен кызыклы конкурслар һәм сюрпризлар, күңелле котлаулар һәм бүләкләр, шулай ук традицион чәй һәм тәм-томнар белән сыйлану каралган. Кичәне Суфия Әмирова алып бара.

Бәйрәм кичәсе 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.