Быел Әлмәттә 64 йорт төзекләндереләчәк

Ремонт эшләре өчен 400 миллион сум сарыф ителәчәк.

(Әлмәт, 6 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк программасы кысаларында 400 миллион сумга 64 йортта ремонт эшләре башкарырга планлаштыралар. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов шул турыда сөйләде.  Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

- 2015 елдан алып республика, район җитәкчелеге һәм “Татнефть” компаниясе ярдәме белән “Минем яраткан ишегалды” программасы уңышлы эшләп килә. Әлеге программа ярдәмендә күпфатирлы торак йортлар территориясендә балалар өчен яңа 96 уен мәйданчыгы урнаштырылды. Узган елда 5 млн сумлык 10 балалар уен мәйданчыгы урнаштырылды. ТОС юнәлеше буенча да узган елны 15 мәйданчык урнаштырылды, дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры.

Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге проблемаларны хәл итү өчен “Ачык Әлмәт” диспетчерлык хезмәте булдырылды. Ул бүгенге көндә бик уңышлы гына эшләп килә.

Быел системага 1400 гариза кабул ителгән, шуларның 955 е инде үтәлгән. 2018 елда ТКХ департаментына торак-коммуналь сораулар буенча килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2018 елда ике тапкыр кимегән.

Кар чистарту проблемасы да игътибарсыз калмады. Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, кышкы чорда идарәче компанияләр тарафыннан һәр көнне квартал эчендәге территорияләрдә җыештыру эшләре алып барыла. Биредә 38 махсус техника берәмлеге эшли.