Азнакайда Россия героеның исеме уелган элмә такта ачылды

Интернациональ бурычын үтәгәндә үз ротасы солдатлары гомерен саклап кылган батырлыгы өчен аңа Россия Герое исеме бирелгән.

(Азнакай, 6 март, "Татар-информ", "Маяк"). Дүшәмбе көнне Азнакай егете Ильяс Сафин укыган 2 нче мәктәп диварына аның исеме уелган элмә тактаны куелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул 1985 елның 1 апрелендә, Мәскәүдә нефть һәм газ дәүләт университетында укыган җиреннән, үзе теләп хәрби хезмәткә китә. Өйрәнүләр узгач Әфганстанга җибәрелә.

Интернациональ бурычын үтәгәндә үз ротасы солдатлары гомерен саклап кылган батырлыгы өчен аңа Россия Герое исеме бирелгән.