6 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татфондбанк мәсьәләсе – кулга алынучылар тагын булырга мөмкин, Шәймиев республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде, хоккей матчына билетлар сатуга чыкты.
Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк буенча: Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал/Барлык хокук саклау системасы менеджерлар гаебен билгеләү өстендә эшли. Минтимер Шәймиев республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде/Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Яшәү тирәлеге кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтен формалаштыра – Рөстәм Миңнеханов/Татарстанда халык өчен уңайлы тирәлек булдыру программасы ике ел элек үк старт алды инде. Фәрит Мөхәммәтшин: Роберт Мусинның партиядә әгъзалыгын туктату соравын карарга тиешмен/Партия уставы буенча, җинаять эше кузгалтылса, партиядә әгъзалык суд карарыннан соң юкка чыгарыла. Татфондбанк мәсьәләсен чишкәндә хокукый алымнар гына кулланылачак – Илдар Халиков/Беренче чиратта банк активларын ачыкларга һәм кредит бирүчеләргә түләү өчен сатып алучы табарга кирәк. Индонезия журналисты һәм илчелек киңәшчесе Казанда мөселман дөньясы белән танышкан/"Татарстанны Россия Федерациясендә мөселман җәмәгатьчелегенең үзәге кебек хис итәбез", – ди әңгәмәдәшләр. "Ак Барс" – "Авангард" матчына билетлар сатуга чыга/Билет бәясе 600дән – 1500 сумга кадәр торса, уен көнне тагын да кыйммәтрәк булачак. Мәскәү режиссеры Гаяр Нуриманов фәнни-фантастик хоррор төшерергә ниятли/Бүген Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә тулы метражлы фильм өчен кастинг уза. Сценарийны Гаяр Нуриманов үзе язган. Салават киңәше белән Буа театры җитәкчесе Раил Садриев имиджын алыштыра/Артистның "Сез әле мине белмисез..." дип аталган шигырьле-моңлы, чак кына юморлы моноспектакле старт ала.