“Хатын-кыз руль артында” проектында Лия ЗаҺидуллина: беренче тапкыр руль артына Кырым авиабазасында утырдым

Махсус проекта чираттагы катнашучы – “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе

  (Казан, 6 март, «Татар-информ»). “Татар-информ” МА якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәменә багышланган “Хатын-кыз руль артында” проектын дәвам итә. Бу юлы проектта  “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина катнаша.

“Минем машина йөртү стажым – 35 ел. Ә беренче тапкыр руль артына 19-20 яшьләрдә утырдым. Минем беренче машинам – “Победа”. Кырымда Кара диңгез флотының авиабазасында берене тапкыр машина йөртеп карадым. Анда икетуган абыем медсанчастьта җитәкче булып эшли иде.

Үз тормышымда ике тапкыр машина йөртү таныклыгы алдым. Балалар өчен “Светофор” программасы циклы алып бардым, аны япканда миңа машина йөртү таныклыгы бүләк иттеләр. Әмма аның белән файдаланмадым. Соңрак машина алгач, укырга кердем. Инструкторым машина йөртү буенча бик күп дәрес бирде. Туктарга һәм кузгалып китәргә күп өйрәндек. Шул вакытта миңа инструктор, үзен хөрмәт иткән һәр машина йөртүче бер кеше сизмәслек итеп туктый һәм кузгалып китә ала, дип әйтте.

“Руль артына утырган хатын-кыз куркыныч тудыра” дигән гыйбарә белән килешмим. Беркайчан да андый хәл белән очрашканым булмады. Мин руль артына утырган вакытта, Казанда өч машина йөртүче хатын-кыз гына бар иде. Минем алтынчы модельле “Жигули” машинасы иде, ул бүгенге көндә “Мерседес” кебек. Юлда кыенлыклар туганда, ир-атлар ярдәм итә. Мин туктап калсам, ир-егетләр тезелешеп туктый иде. Мин зур игътибар тоям.

Минем кагыйдәм – тизлекне арттырмау һәм дистанция саклау. Әле мин срогы чыккан таныклык белән 25 ел йөрдем. Бу хакта беркем дә белмәде. Чираттагы туган көнемдә дус кызларым алыштырырга әйдәде.

Тагын бер кагыйдәм бар – 3-4 ел саен туган көнемдә машина алыштырам. Кагыйдә буларак, 25 апрельдә яңа машинага утырам.
Машина йөртү - минем өчен ял итү ысулы. Машинадан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Аны яратам”, - дип сөйләде ул.