Лениногорскилылар "Яшьлек" паркында күңел ачты

Анда мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләге булган һәркем катнашты.

(Лениногорск, 6 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида Туган якны өйрәнү музее белән "Гора" туристлык станциясе  бергә "Яшьлек" паркында кызыклы чара оештырды, дип яза районның "Заман сулышы" газетасы.

Анда мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләге булган һәркем катнашты.

Халык уеннары уйнадылар, кайнар чәй эчеп, җылынып алу мөкинлеге дә тудырылган иде.