ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәләрдән кар төшү куркынычы барлыгы турында кисәтә

Түбәләрдә кар күп булу биналар һәм корылмаларның җимерелүенә китерергә мөмкин

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсен кар күп яву сәбәпле килеп туган вәзгыять борчуга салган.
Бүгенге көндә урыннарда күп кенә янгын гидрантлары һәм янгын сүндерү техникасы уза торган юллар карга күмелгән. Бу, үз чиратында, янгын сүндерүчеләрнең бәла-каза булган, кешеләр күп җыелган урыннарга вакытында килеп җитә алу мөмкинлеген чикли. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләрдән нәкъ менә шушы учреждениеләргә илтә торган юлларны чиста тоту сорала. Шулай ук, мәсәлән, мәктәп яннарындагы карны үз көчең җыеп алу мөмкинлеге дә карала.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәләрдән кар төшү куркынычы барлыгы турында кисәтә. Түбәдә кар күп булу биналар һәм корылмаларның җимерелүенә китерергә мөмкин. Кешеләр күп җыела торган учреждениеләрнең җитәкчеләренә түбәләрне кардан вакытында чистартырга кушыла.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе шулай ук ермакларда һәм калкулыкларда кар ишелү мөмкинлеге турында да кисәтә, балаларны караучысыз калдырмауны сорый. Билгеле булганча, 2008 елда Бөгелмәдә һәм Минзәләдә, кар астында калып, 5 бала үлде. Алга таба мондый хәлләр булмасын өчен, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аңлату эшләре алып бару сорала.