Татарстанда кар яву туктаячак

Республика халкын салкын һава торышы көтә

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар яумаячак.
Казанда – 11-13 градус, Татарстанда – 10 градустан алып 17 гардуска кадәр салкын булу көтелә.
Сигезенче гыйнварга каршы төндә - республика аязучан һава, Татарстанның көнбатыш районнарында -19, көнчыгыш районнарында 24 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.