Алексеевскида ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа бинасы ачылды

Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы алга таба да социаль өлкәгә зур игътибар бирәчәк

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Раштуа бәйрәме алдыннан Алексеевскида ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа административ бинасы ачылды. Тантанада ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, министрлык карамагындагы Ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы Марат Шакиров, район эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы алга таба да социаль өлкәгә зур игътибар бирәчәк. Ягъни милиция хезмәткәрләренең хезмәт һәм көнкүреш шартлары яхшыртылачак. Аннан соң ул продразделение хезмәткәрләренә уңышлар теләде һәм ВАЗ -2114 автомобиле ачкычларын тапшырды. Министр аннан соң бер төркем милиционерларны Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм исемле сәгатьләр белән бүләкләде, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.