9 гыйнвардан “Татарстан” авиакомпаниясе яңа ел бәйрәмнәрен чит илләрдә уздырган туристларны илгә алып кайту белән шөгыльләнәчәк

Туроператорлар белән килешүләр нигезендә, безнең гражданнар “Казан” аэропортына, шулай ук “Домодедово” һәм “Внуково” аэропортларына алып кайтылачак

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 9 гыйнвардан “Татарстан” авиакомпаниясе, Россиянең башка авиакомпанияләре белән берлектә, яңа ел бәйрәмнәрен чит илләрдә уздырган безнең туристларны илгә алып кайту белән шөгыльләнәчәк. Алар арасында Татарстанда яшәүчеләр дә бар. Бу хакта “Татар-финформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмштов хәбәр итте.

Туроператорлар белән килешүләр нигезендә, безнең гражданнар “Казан” аэропортына, шулай ук “Домодедово” һәм “Внуково” аэропортларына алып кайтылачак. Аларга чартер рейслар белән очарга туры киләчәк.