news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды офисларның читтән торып эшли башлавы турында хәбәрне кире какты

Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләре стандарт режимда эшләүне һәм гражданнарны алдан язылу буенча да, аннан башка да кабул итүне дәвам итә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте фондның территориаль офисларының читтән торып эшләү режимына күчүе һәм бары тик алдан язылу буенча гына кабул итүе турындагы хәбәрләрен кире какты.

«Россия Пенсия фонды территориаль офисларының читтән торып эшләү режимына күчүе һәм бары тик алдан язылу буенча гына кабул итүе турында матбугатта таралган дөрес булмаган хәбәрләрен кире кага. Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләре стандарт режимда эшләүне һәм гражданнарны алдан язылу буенча да, аннан башка да кабул итүне дәвам итә», — диелә РИА Новости хәбәрендә.

Пенсия фондында әйтүләренчә, коронавирус таралу куркынычына бәйле рәвештә, узган елдан башлап, фондта хезмәтләр алуның гадиләштерелгән тәртибе эшләп килә. Ковидка каршы регламент Пенсия фонды офисларына һәм дәүләт хезмәтләре үзәкләренә шәхси визитларны киметергә, шулай ук хезмәтләр өчен дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100