news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында яңа елга иң матур бизәлгән йорт-бина буенча конкурс игълан ителде

Җиңүчеләр Яңа ел төнендә районның Төп Чыршысы янында истәлекле бүләкләр алачак.

(Әлки, 5 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Яңа ел алдыннан өйләрне, бина-урамнарны купшы итеп бизәү гадәткә керде. Шул уңайдан шәхси йортлар һәм район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр арасында традицион бәйрәм алды конкурсы игълан ителде.

Быел Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты беренчеләрдән булып районның Төп Чыршысын бизәп куйды. Әлкилеләр дә, Яңа елны ашыктыргандай, тәрәзәләргә төрле яктырткычлар куя башладылар.

Башкалар да әлеге өлгер кешеләрдән үрнәк алсын, йортлары тирәсен, үзләре эшләгән учреждение, оешмалар биналарын бизәсен иде. Күп итеп кар яугач, сыннар да ясап булачак. Ә махсус комиссия матурлык яратучыларның хезмәтенә бәя бирә, җиңүчеләргә Яңа ел төнендә районның Төп Чыршысы янында истәлекле бүләкләр тапшырачаклар. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100